2019 елның 28 маенда Ростов-на-Дону шәһәрендә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең (ФАС) Эксперт советы каршындагы алкоголь продукциясе базарларында конкуренцияне үстерү буенча эшче төркем утырышы узды.
Фикер алышу барышында алкоголь тармагын куркынычка юнәлдерелгән алымнарны исәпкә алып җайга салучы норматив хокукый актларны камилләштерү мәсьәләсе каралды. Чарада катнашучылар алкогольле продукция базарларында конкуренцияне үстерү белән алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашырганда куркынычка юнәлдерелгән алым кертү арасындагы үзара бәйләнешне карады.
Төп доклад белән Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Контроль-финанс идарәсе башлыгы Владимир Мишеловин чыгыш ясады. Аның фикеренчә, хуҗалык итүче субъектларга булган кирәгеннән артык административ йөкләнеш алкоголь базарларындагы конкуренция үсешен акырынайтуга китерә.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов үз чыгышында алкогольле продукциянең сыйфатын, легальлеген һәм куркынычсызлыгын тикшерүне гамәлгә ашырганда куркынычка юнәлдерелгән алым куллануны хупларга, шул ук вакытта төбәккә тикшерелүче продукциягә карата бәя сәясәте мәсьәләсен мөстәкыйль хәл итү һәм тәэмин итүчеләргә карата хәвеф критерийларын билгеләү хокукын бирергә тәкъдим итте.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерү һәм алар әйләнешенә кагылышлы мәсьәлә аерым каралды, шул исәптән Ростов өлкәсе мисалында да, анда җирле җитештерүчеләрнең сырасын сату күләме ваклап сату күләменең 50%ын тәшкил итә һәм вак сыра кайнату челтәре киң үсеш алган (120 тирәсе).
Эшче төркем әгъзалары сыра һәм сыра продукциясен маркировкалауны кертү һәм эре сыра җитештерүчеләрне генә түгел, ә җитештерү күләме елына 300 мең далдан ким булган җитештерүчеләрне дә теркәү турындагы тәкъдимне хуплады.
Утырыш ахырында Татарстан Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Белгород өлкәсе вәкилләре тарафыннан Белгород өлкәсенә һәм алкогольле продукциянең сыйфатын, легальлеген һәм куркынычсызлыгын тикшерү буенча тиешле дәрәҗәдә оештырылмаган төбәкләрнең берәрсенә барып, эш төркеме эшчәнлеген дәвам итәргә тәкъдим ителде. Фәкать мәнфәгатьле барлык төбәкләрдән кергән тәкъдимнәрне өйрәнгәннән соң гына карала торган мәсьәләләр буенча конкрет карарлар эшләүгә керешергә кирәк, диелде.
Утырышта Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Контроль-финанс идарәсе башлыгы урынбасары Наталия Исаева, Ростов өлкәсенең кулланучылар базары департаменты директоры Ирина Теларова, Белгород өлкәсе губернаторы урынбасары – Икътисадый үсеш департаменты башлыгы Олег Абрамов, Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисе Гүзәл Асылова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Көньяк федераль округ буенча Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт, Роспотребнадзор, Ростов өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм тармак берлекләре вәкилләре катнашты.