Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына консультация сорап гражданка Р. мөрәҗәгать итте. Мәсьәләнең асылы шунда ки, ул танылган спорт товарлары кибетендә төрле модельдәге берничә су коену киеме сатып алган. Өенә кайткач сатып алган бар яңа әйберен киеп караган, туры килә торганын сайлап, калганнарын кире кибеткә кайтарырга уйлаган. Ләкин аңа акчаны кире кайтарудан баш тартканнар. Телефон аша элемтәгә кергән ханым үзенең берничә коену киемен, өйгә алып кайтып, тынычлап кына киеп карап һәм туры килгән модельне сайлап алу өчен, махсус сатып алуы турында ачынып сөйләде. Кулланучы фикеренчә, кибетнең гамәлләре хокукка каршы килә. Үзе өчен туры килми торган товарларга юкка акча сарыф иткән булып чыга.
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 25 статьясы нигезендә кулланучының азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шундый ук товарга алмаштырырга яки, күрсәтелгән товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, үлчәме яки комплектациясе буенча туры килмәгәндә, аны ундүрт көн эчендә кире кайтарырга хокуклы булуы турында гражданка Р. хәбәрдар. Һәм нәкъ әлеге статья нигезендә сатып алучы моделе буенча үзенә туры килмәгән коену киемнәренә акчаны кире кайтарырга уйлаган да.
Әмма ләкин Законның 25 статьясында күрсәтелгән нигезләр буенча кайтарып яки алмаштырып булмый торган, 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы РФ Хөкүмәте карары белән расланган товарлар исемлеге дә бар.
Әлеге исемлеккә тегелгән һәм трикотаж әйберләре (тегелгән эчке кием һәм трикотаж әйберләре, оек-оекбашлар), шул исәптән су коену киемнәре дә кертелгән.
Югарыда бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, бу очракта гражданка Р. таләбе хокуксыз һәм канәгатьләндерелергә тиеш түгел.