"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының (алга таба – Закон) 18 статьясы нигезендә, кулланучы товарда җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта, әгәр бу җитешсезлекләр турында сатучы тарафыннан алдан әйтелмәгән булса, үз ихтыярына карап түбәндәгеләрнең берәрсен таләп итәргә хокуклы:
шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыру турында таләп итәргә;
товарның сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә. Сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына еш кына кулланучылар сатучыга белдерелгән таләпләрнең берәрсен алмаштыруда ярдәм күрсәтүне үтенеп мөрәҗәгать итә. Әйтик, товарны гарантия ремонтына тапшырып, күпмедер вакыт узгач кулланучы акчаны кире кайтару турында карар итә. Кайбер очракларда кулланучының бер таләпне башкасына алмаштыру теләге Законга туры килми, чөнки товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта кулланучы сатучыга бары тик бер генә таләпне белдерә ала. Әгәр Законда каралган кагыйдәләр нигезендә кулланучы тарафыннан таләп белдерелгән зат әлеге таләпне Законда билгеләнгән срокларда (20-22 статьялар) үтәмәсә, ул очракта таләпләрне үзгәртү мөмкин хәл. Бу очракта, Законның 23 статьясындагы 2 пункты нигезендә, кулланучы үз теләге белән югарыда телгә алынган статьяда билгеләнгән башка таләпне белдерә ала. Күрсәтелгән сроклар бозылмаган очракларда кулланучы тарафыннан бер яклы тәртиптә таләпне үзгәртү Законга туры килми.