Матрас сайлау һәм сатып алу – җаваплы эш

2019 елның 1 августы, пәнҗешәмбе

Дөрес матрас яхшы йокы, ял итү нигезе булып тора, димәк, сәламәтлек өчен дә файдалы дигән сүз. Сыйфатлы матрасның хезмәт итү чоры 25 елга кадәр җитәргә мөмкин. Матрас сатып алганда, без, кагыйдә буларак, якындагы берничә елда аны яңасына алмаштыру турында ниятләмибез. Шуңа күрә дә матрас сатып алган вакытта аның барлык параметрларына һәм характеристикаларына игътибар итәргә кирәк. Ә матрас туры килмәгән очракта нишләргә соң? Аны ничек итеп кире кайтарырга яки алмаштырырга?

Товарларны кайтару вакыты һәм шартлары турында "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 РФ номерлы РФ Законында (алга таба – Закон) язылган.

Сатып алучы матрасны шундый ук товарга алмаштыруны яки акчасын кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин, түбәндәге очракларда:

- эшләнмә үлчәме, формасы, зурлыгы, төс гаммасы яки комплектациясе буенча кулланучы таләпләренә туры килмәгәндә;

- җитештерү брагы яки җитешсезлеге булу ачыкланганда.

Беренче очракта, матрасның сыйфатына карата шелтәләр булмаганда, ләкин ул сатып алучыга ниндидер башка параметрлары буенча туры килмәгәндә, Законның 25 статьясы нигезендә сыйфатлы матрасны фәкать аны сатып алганнан соң 2 атна эчендә генә кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин. Мөрәҗәгать иткән вакытта кирәкле продукция кибеттә булмаган очракта сатучы 3 тәүлек эчендә сатып алынган әйбернең акчасын кире кайтарырга тиеш.

Шул ук вакытта түбәндәге шартлар үтәлгән булырга тиеш:

- эшләнмәнең файдаланылмавы һәм товарның беренчел халәте, завод ярлыгы һәм пломбасы саклану;

 - эшләнмәнең кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган, исемлеге РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән билгеләнгән товарлар категориясенә кертелмәгән булуы. Матрас мебельнең аерым предметы буларак санала, ул кайтарылмый һәм алмаштырылмый торган товарлар исемлегендә юк. Ягъни, аны кибеткә кире кайтару – мөмкин хәл. Шунысын истә тоту мөһим: төргәген бозган очракта матрас кулланылышта булган дип санала.

Һәм шул нигездә кибет кулланучыга сыйфатлы матрасны кабул итүдән яки башкасына алмаштырудан баш тартырга хокуклы.

Продукция махсус заказ буенча хосусый үлчәмнәрдә эшләнсә һәм сыйфаты буенча дәгъвалар булмаса, икенче мәсьәлә. Истә тотарга кирәк, хосусый-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан кулланучы баш тартырга хокуклы түгел, чөнки әлеге товар бары тик аны сатып алырга ниятләгән кулланучы тарафыннан гына файдаланылырга мөмкин. Бу очракта сатучы проблеманы үзе ясаган булып чыга, шуңа күрә дә аны сатучы хисабына хәл итеп булмаячак.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына гражданин С. мөрәҗәгать итте. Ул баштан ук үлчәме буенча карават нигезенә туры килмәгән матрас сатып алган, нәтиҗәдә матрас үзенең үзлекләрен бик тиз югалткан. Мөрәҗәгать итүче әлеге матрасны кире кайтаруда булышлык күрсәтү турында үтенде. Матрас алынган атаклы матраслар кибетенә мөрәҗәгать иткән вакытта аңа, матраста заводның фабрика биркасы булмавы аркасында, товарны алмаштыру мәсьәләсен хәл итүдән баш тартканнар. Тикшерү барышында ачыкланганча, иң әүвәл әлеге матрас логотип төшерелгән фирма төргәкләү материалына төрелгән булган, ә матрасаның үзендә җитештерүче тарафыннан фирма лейблы тегелмәгән. Гражданин С.,ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре белән берлектә, кулланучы хокукларын яклый алды. Матрасны кирәкле параметрлары булган яңасына алмаштырганнар.

Товарда сатучы белән алдан килешенмәгән җитешсезлекләр ачыкланган очракта куланучы Законның 18 статьясының 1 пункты нигезендә үзе сайлап алып, түбәндәге хокукларның берәрсен гамәлгә ашырырга хокуклы: шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә; башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә; сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә; товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетерү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә; сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә.

Законның 19 статьясы нигезендә, товардагы җитешсезлекләр гарантия чоры дәвамында ачыкланган булса, кулланучы югарыда күрсәтелгән таләпләрне белдерергә хокуклы. Гарантия сроклары билгеләнмәгән товарларга карата кулланучы әлеге таләпләрне товарның җитешсезлекләре тиешле срокта, ләкин товар кулланучыга тапшырылганнан соң ике ел эчендә ачыкланган очракта белдерергә хокуклы.

Сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм кирәк булган очракта товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс барлыкка килгән очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International