"Уйламыйча бер эшне дә башлама!" – ди урыс мәкале. Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче бер ханым шәһәрдәге кафеларның берсендә үзенең юбилеен билгеләп үтәргә уйлаган. "Гадәттәгечә, килешү төзер алдыннан кафе администрациясе белән очрашу булды, анда без меню, банкет үткәрү датасы турында сөйләштек, мин барысыннан да канәгать калдым, шунда ук килешү төзелде һәм алдан түләү кертелде. Берничә көннән соң күптән түгел башка бер кафеда үзенең юбилеен билгеләп үткән сыйныфташым белән очраштым. Сыйныфташ кыз кафедан бик канәгать калган, аңа бар нәрсә дә ошаган: кухня да, персонал да, банкетны бизәү өлеше дә, ә иң мөһиме – бәясе. Берникадәр вакыт уйланып йөргәч, мин килешүне өзәргә һәм алдан түләнгән акчаны кире алырга булдым. Әмма кафе администрациясе алдан түләнгән акчаның бер өлешен генә кире кайтарды", – дип тәмамлады сүзен әлеге ханым.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре кулланучыны игътибар белән тыңлап, кафе администрациясе гамәлләре белән килешергә мәҗбүр булды. Кафеда яки ресторанда урын өчен алдан ук бронь билгеләнеп, күрсәтеләчәк хезмәтләр өчен алдан түләү кертелгән булса, ләкин нинди дә булса сәбәпләр аркасында банкет уздырудан баш тартылган очракта шунысын белеп торырга кирәк: кабул ителгән йөкләмәләрне үтәүгә бәйле рәвештә фактик тотылган чыгымнарны әлеге эшләрне үтәүчегә түләү шарты белән кулланучы үзе заказ биргән хезмәттән баш тартырга хокуклы ("Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 32 ст., Җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтү кагыйдәләренең 27 п.). Әгәр заказдан баш тарту алдан ук гамәлгә ашырылса, ул чакта авансның бөтен суммасын кайтарырга мөмкин, ләкин заказны үтәү белән бәйле нинди дә булса эшләр башкарылган булса, ул вакытта фактик тотылган чыгымнар суммасына персонал башкарган эшләрнең һәм күрсәткән хезмәтләрнең бәясе дә, кулланылган туклану продуктларының бәясе дә кертеләчәк.