Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Лаеш муниципаль районының Сокуры авыл җирлегендә чираттагы мәртәбә урынга чыгып гражданнарны кабул итте. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча кабул итү график нигезендә гамәлгә ашырыла.
Кабул итү барышында үз проблемалары белән 10 авыл кешесе мөрәҗәгать итте.
Барлык кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирелде:
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында да аңлатылды.
Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.
Сатып алучылар өчен сатучы һәм товарлар турында нинди мәгълүматларның күрсәтелергә тиеш булуы, сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүе нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазларының булуы турында киңәшләр һәм аңлатмалар бирелде.
Һәр этапта агарту эше чараларда катнашучыларга мәгълүмати буклетлар һәм "Вестник потребителя" газетасын тарату белән тәмамланды, аларда кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләр яктыртыла.
Урынга чыгып кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашулар инде традициягә әйләнде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне авылдан чыкмыйча, урында хәл итү мөмкинлеген бирә.