Еш кына кибетләрдә эшләүче хезмәткәрләр кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә килеп туган мәсьәләләр белән дә, аларны хәл итү юллары белән дә җентекләп танышып бара алмый. Югыйсә һәркем, кайда эшләвенә карамастан, көн саен кулланучылар базарының теге яки бу хокук мөнәсәбәтләренә керә.
2019 елның 7 августында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече эшләүче коллективларны кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге яңалыклар белән таныштыру, шулай ук Кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законның төп нигезләмәләрен искә төшерү максатында Балык Бистәсе районы сәүдә оешмаларында булды.
Җитештерүче-Импортер-Сатучы-Сервис-Кулланучы арасындагы үзара мөнәсәбәтләр системасы турында сүз барды, шул исәптән әлеге чылбырда катнашучы һәркемнең җаваплылыгы һәм хокуклары турында да әйтелде.
Семинарда практикадан бик күп мисал китерелде. Семинарның һәр темасы (үрнәкләр буенча товарлар сату, гарантия срогы, сыйфатсыз товарны кире кайтару/алыштыру) буенча фикер алышу барышында катнашучылар үзләре өчен актуаль хәлләр турында фикер алышты һәм квалификацияле консультацияләр алды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кибет хезмәткәрләренең кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге белемнәргә ия булуы кулланучылар белән килеп туган низаглы хәлләрне баштан ук һәм бары тик хокукый нигездә генә җайга салырга ярдәм итә.