Тәтеш районы Күпфункцияле үзәгенә килүчеләрне консультацияләү

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Тәтеш шәһәре Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәгендә, расланган график нигезендә, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Е.К.Сазонова, ТР Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-икътисадый һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Л.Г.Потапова кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде. Чарага килүчеләр кулланучыларның хокуклары белән танышты, шул исәптән сыйфатсыз товар сатып алганда яки сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтелгәндә (сыйфатсыз эшләр башкарылганда) сатучыга яки хезмәтләрне күрсәтүчегә (эшләрне башкаручыга) нинди таләпләр белдерелүе; яраклылык срогы узган товар сатылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге хакында белде. Белгечләр техник яктан катлаулы товарларның яңартылган исемлеге белән таныштырды. Бу исемлеккә тузан суырткыч роботлар, җиһаз эченә кертеп урнаштырыла торган микродулкынлы мичләр, кухня комбайннары, электр һәм катнаш газ-электр панельләре кертелгән. Закон чыгаручы тарафыннан техник яктан катлаулы товарларга карата аларда җитешсезлекләр ачыкланган очракта аерым таләпләр куелган. Консультацияләү вакытында җиткерелгән барлык сорауларга да кулланучыларның хокукларын яклау турында гамәлдә булган закон нигезендә аңлатмалар бирелде. Чара барышында төрле хезмәт күрсәтүләр буенча мәгълүмати буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International