Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына шушы көннәрдә өй гөлен сатып алган кулланучы аны кире кайтару турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте.
Кулланучы чәчәк сатып алган, әмма ләкин әлеге чәчәкнең бәхетсезлек китерүе хакында белеп алгач, ул аны алмаштырырга яки акчасын кире кайтарырга теләгән. Менә шундый ырым-шырым.
Ләкин бу очракта товарны ике атна эчендә кире кайтару турындагы кагыйдәне кулланып булмый ("Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының (алга таба – Закон) 25 статьясы), чөнки товарның бу төре кайтарылырга яки алмаштырылырга тиешле булмаган сыйфатлы товарлар исемлегенә кертелгән (РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карарының 13 п.).
Товар сыйфатсыз булган очракта гына (Законның 18 статьясы) кулланучыга товарны алмаштырырга яки акчасын кире кайтарырга мөмкин.
Кулланучыга шулай ук үсемлекләр сатканда әзерләүченең (сатучының) товар турында аны дөрес сайлау мөмкинлеген бирә торган кирәкле һәм дөрес мәгълүматны (товарның исеме (культураның исеме), әзерләүче илнең һәм фирманың исеме, әзерләүченең юридик адресы; товарның төп билгеләнеше (утыртма, орлык); төп куллану үзлекләре һәм сыйфатламалары (помологик сорты, утырту материалының категориясе, ялганма исеме, товар сорты), мәҗбүри сертификация турында мәгълүмат, партия № (мәҗбүри сертификациягә тиешле түгел яки ГОСТ җавап бирә) бирергә тиешлеге турында да аңлатылды. Кулланучылар өчен мәгълүмат төрле ысуллар белән җиткерелергә мөмкин, ләкин һәр очракта да төгәл һәм укырга җиңел булырга тиеш. Сатып алучыга товар белән бергә товар чегы да тапшырыла.