Товарны импортка озатучы һәм кулланучыларның хокукларын яклау белән үзара бәйләнеш турында

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Кибет гарантия ремонтын башкара алмаган очраклар да була. Бу очракта һәр кулланучы товарны алыштыру яки акчаны кире кайтару турында таләп итеп, импортерга мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Импортка озатучы ул – алга таба Россия Федерациясе территориясендә сату өчен, товарны импортка озата торган, оешу-хокук формасына бәйсез рәвештәге оешма яки шәхси эшкуар.

Товарны кибеттән сатып алганнан соң, озак та үтми кибет ябылган очраклар да була, ә сатып алынган товарларга гарантия срогы тәмамланмаган булырга мөмкин.

Товарда җитешсезлек булуын ачыклаган очракта кулланучы әлеге товарны сатып алган кибеткә генә түгел, ә башка затларга да мөрәҗәгать итә ала: товарны җитештерүчегә, вәкаләтле оешмага (сервис үзәгенә) яисә импортерга.

Гарантия чорында кулланучы сыйфатсыз товарны сатучыга гына түгел, импортерга да кире кайтарырга хокуклы, шул ук вакытта кулланучының хокуклары бозылуга бәйле рәвештә әхлакый зыянны компенсацияләү бурычы да барлыкка килә.

Сатучыга нинди таләпләр белдерелсә, товарны җитештерүчегә карата да шундый ук таләпләр белдерелә ала, ә импортердан кулланучы фәкать түбәндәгеләрне генә таләп итә ала:

  • шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыру турында;
  • товардагы җитешсезлекләрне кичекмәстән бетерү яки аларны төзәтү өчен кулланучының яисә өченче затның чыгымнарын каплау турында.

Әлеге таләпләрне белдерәсе урынга, кулланучы сыйфатсыз товарны импортерга кире кайтарырга һәм аның өчен түләнгән сумманы кире кайтару хакында таләп итәргә хокуклы.

Техник яктан катлаулы товарга карата, анда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы үзенә мондый товар тапшырылган көннән башлап унбиш көн эчендә сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм мондый товар өчен түләнгән сумманы кире кайтару турында таләп итәргә яки аны шул ук маркадагы (модельдәге, артикулдагы) товарга яки башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыру хакында таләп итәргә хокуклы. Әлеге вакыт узгач, күрсәтелгән таләпләр түбәндәге очракларның берсендә канәгатьләндерелергә тиеш:

  • товарда җитди җитешсезлек ачыкланганда;
  • товардагы җитешсезлекләрне бетерүнең әлеге Законда билгеләнгән сроклары бозылганда;
  • төрле җитешсезлекләрне берничә мәртәбә юкка чыгару нәтиҗәсендә гарантия срогының һәр елында җыеп исәпләгәндә утыз көннән артыграк вакыт эчендә товардан файдалану мөмкин булмаганда.

Импортер кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итеп алырга һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатына тикшерү уздырырга бурычлы. Кулланучы товарның сыйфатын тикшертүдә катнашырга хокуклы.

Товарда җитешсезлекләр килеп чыгуга бәйле рәвештә бәхәс килеп туган очракта, импортер товарга үз хисабына экспертиза үткәрергә тиеш.

Әгәр кулланучы товардагы җитешсезлекләрнең әлеге товар үзенә тапшырылганчыга кадәр яки бу мизгелгә кадәр барлыкка килгән сәбәпләр аркасында барлыкка килүен расласа, импортер гарантия чоры билгеләнмәгән товардагы җитешсезлекләр өчен дә җавап тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International