Кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар өчен чираттагы чара үткәрелде

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина КФҮ дәүләт бюджет учреждениесенең Арча районы филиалында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә кулланучылар өчен чираттагы чараны үткәрде.

Чара барышында гражданнар ТКХ хезмәтләре күрсәтү, җитешсезлекләре булган товарларны кире кайтару, сыйфатлы товарларны алыштыру, таләпләр кую сроклары, дистанцион ысул белән сатып алынган товарлар буенча консультацияләр алды, шулай ук азык-төлек товарларын сатуга куела торган законнар, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актларның таләпләре турында мәгълүмат җиткерелде. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша гражданнарның мөрәҗәгать итү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр кузгатылды.

Хәзерге вакытта сатып алучыларның күпчелеге һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар үзләренең хокуклары бозылган очракта кул гына селтәргә тырыша, үзләренең игътибарсыз булуына сылтап калдыралар яки шулай булырга тиеш кебек кенә кабул итә, шул ук вакытта күңелдә эшләп тапкан акчаны суга салу кебек күңелсез төер кала. Безнең арадан һәркайсыбыз үзен-үзе хөрмәт итеп, үз хокуклары өчен көрәшергә өйрәнмәсә, нинди дә булса уңай үзгәрешләр буласын көтәргә кирәкми. Шуңа күрә дә, әгәр сез сатып алган товардан яки хезмәт күрсәтүдән канәгать калмасагыз, ләкин бу очракта ничек эшләргә кирәклеген белмәсәгез, кул селтәргә ашыкмагыз – ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органына мөрәҗәгать итегез: ТР, Арча шәһәре, Банк урамы, 2а йорт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International