ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында "Кухня өчен савыт-саба сатып алу" темасына анкета нәтиҗәләре турында хәбәр итә

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында сатып алучылар өстенлек бирә торган әйберләр темасына анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 75 респондент катнашты.

"Соңгы вакытта сез кухня өчен савыт-саба сатып алдыгызмы?" дигән сорауга респондентларның 74%ы – уңай, 26%ы – тискәре җавап бирде.

Җавап бирүчеләрнең күпчелек өлеше (53%) кухня савытын сайлаганда аның бәясенә игътибар итә икән. 21%ы сыйфатка карый, 15% – материалына. Респондентларның 11%ы өчен әйбернең дизайны мөһим булып тора.

Сатып алу урынына килгәндә, җавап бирүчеләрнең төп өлеше (48%) махсус кибетләрне сайлый. 30%ы махсус булмаган кибетләргә бара, 22%ы интернет сайтларыннан карый.

Респондентларның 67%ына сыйфатсыз кухня савыт-сабасы сатып алырга туры килгән. 33%ы сыйфатлы әйберләр сатып алган.

"Сыйфатсыз кухня савыт-сабасын кире кайтару мәсьәләсен ничек хәл иттегез?" – дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 64%ы аны дәгъва белдерү тәртибендә хәл иткән. 12%ы суд тәртибендә җайлаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International