Кулланучыга электрлаштырылган эш коралы ватылганда гамәлдәге законнар аңлатылды

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

Гарантия срогы дәвамында, товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сатучыга теләсә нинди таләпне белдерергә мөмкин. Е. исемле гражданин да шулай уйлаган һәм халык телендә "болгарка" дип йөртелә торган сыйфатсыз шомарткыч машина өчен сатучыдан акчаны кире кайтару турында таләп иткән. Әмма сатучы кулланучыга акчаны кире кайтарудан баш тарткан һәм гарантия ремонтын үткәрергә тәкъдим иткән. Кулланучы моның белән килешмәгән һәм, ярдәм сорап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына мөрәҗәгать итте.

Аңа "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 18 статьясы (алга таба – Закон) һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында" 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында аңлатма бирелде.

Шомарта торган машина электрлаштырылган эш коралы буларак (кулдан эшли торган һәм күчереп йөртелә торган электр машиналары) Техник яктан катлаулы товарлар исемлегенә керә. Мондый товарда кимчелекләр ачыкланган очракта, кулланучы, чыннан да, товар тапшырылган көннән башлап 15 көн эчендә, шартнамәне өзгәндә яки, сатып алынган бәясен яңадан исәпләп, шул ук маркадагы яки башка маркадагы шундый ук товарга алыштырганда, акчалата сумманы кире кайтару турында таләп итәргә хокуклы. 15 көнлек чор узганнан соң югарыда күрсәтелгән товар фәкать түбәндәге очракларда гына кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш: товарда җитди җитешсезлек ачыкланган очракта; товардагы җитешсезлекләрне бетерү чорлары бозылганда; төрле җитешсезлекләрен берничә мәртәбә бетерү нәтиҗәсендә гарантия чорының һәр елында җыеп исәпләгәндә 30 көннән артык вакыт дәвамында товардан файдалану мөмкинлеге булмаганда.

Шул рәвешле, сатучының гамәлләре законнарга каршы килми, чөнки "болгарка"ны сатып алганнан соң бер айдан артык вакыт узып киткән. Кулланучыга товарны гарантия ремонтына тапшырырга кирәк, дип киңәш ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International