3 октябрь – эчкечелеккә каршы көрәш көне

2019 елның 3 октябре, пәнҗешәмбе

"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында эчкечелеккә каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина катнашты.

Россиядә егетләрнең 35%ы һәм кызларның 20%ы көн саен аз градуслы төрле-төрле хәмерле эчемлек куллана икән. Ел саен дөньяда 3,3 миллионга якын кеше алкоголь йогынтысыннан һәлак була. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләренең бурычы – Татарстан Республикасы предприятиеләре җитештерә торган яки Татарстан Республикасы территориясенә кертелә торган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүнең һәм (яки) әйләнешенең сыйфатына, куркынычсызлыгына һәм легальлегенә контроль алып бару.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе агымдагы елның гыйнварыннан август аена кадәр алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек итү буенча 1824 чара үткәрде. 1641 хуҗалык итүче субъектта гамәлдәге законнарны бозуга бәйле 2064 очрак ачыкланды.

Татьяна Хәбибуллина сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукцияне сату буенча билгеләнгән фактлар 1,8 тапкыр кимегән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International