Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына К. исемле гражданин, башкарылган эштәге җитешсезлекләрне өченче затлар тарафыннан бетерү буенча тотылган чыгымнарны каплау уңаеннан, автомобиль төзәтү урынында килеп чыккан мәсьәләне хәл итүдә булышлык күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Кулланучы үзенең иномаркасын ремонтка тапшырган булган. Автомобильне язмача формада килешү төземичә генә ремонтка кабул иткәннәр. Әмма ремонт вакыты узгач, автомобильдәге җитешсезлекләр бетерелмәгән. Моннан тыш, әгәр төзәтү урынына автомобиль үз йөреше белән китерелгән булса, ремонттан соң эвакуатор ялларга һәм аны Чаллы шәһәренең сервис үзәгенә җибәрергә туры килгән. Автомобильне бер атна эчендә ремонтлаганнар. Беренче автосервис хезмәткәренең белдексез эш итүе аркасында автомобильгә гомуми 40 000 сумнан артык зыян китерелгән.
Кулланучы эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча үзе тоткан чыгымнарны түләү турында таләп итеп, әлеге остаханәгә мөрәҗәгать иткән булган, әмма аны кире какканнар. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре гражданинга "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының 29 статьясы турында аңлатма бирде, бу статьяда әлеге хәлдә таләп белдерү хокукы турында әйтелә. Моннан тыш, Чистай территориаль органы хезмәткәрләре дәгъва проектын әзерләүдә дә ярдәм күрсәтте.
Кулланучының таләпләре ирекле тәртиптә үтәлмәгән очракта, судка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителде. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре судка дәгъва гаризасы проектын төзүдә, кирәк булган очракта, ярдәм күрсәтәчәк.