"Сыйфат атналыгы" кысаларында, кулланучыларның хокукларын яклау һәм кулланучылар базарында хокук бозуларны кисәтү мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан чыгып, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Кадрия Галиева, Роспотребнадзорның Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарындагы территориаль бүлегенең баш белгече Галина Алатырева, икътисад һәм территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Индира Низамова белән берлектә "Здравушка" сәламәт яшәү рәвеше клубы әгъзалары өчен очрашу үткәрде. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт вәкиле очрашуда катнашучыларга үткәрелә торган эш, сөт продукциясен сатудагы яңалыклар, азык-төлек товарлары сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкиле хезмәткә йөкләнгән функцияләр турында; сыйфатсыз товарлар сатып алган очракта сатучыга карата дәгъва белдерүнең шикаять формасы турында; шикаятьләрне бирү һәм карау тәртибе турында; шәһәр халкының үз гражданлык позициясен күрсәтү мөмкинлеге турында һәм "Халык контроле" интернет-ресурсы аша законнарны бозып алкогольле продукцияне сату фактлары турында хәбәр итү мөмкинлеге турында сөйләде. Башкарма комитет вәкиле кулланучылар белән эшләү турында сөйләде. Тикшерүләр барышында аеруча еш очрый торган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары каралды. Сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне хәл итү тәртибе конкрет мисалларда тикшерелде.
Очрашу ахырында катнашучылар хезмәт вәкилләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм тулы җаваплар алды. Кулланучылар өчен мәгълүматлы брошюралар өләшенде.