Чаллы шәһәренең "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә Ачык ишекләр көне узды

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бөтендөнья сыйфат атналыгы кысаларында Чаллы шәһәренең "Минем документлар" күпфункцияле үзәгендә Ачык ишекләр көне узды. Теләге булган һәркем ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм ТР Роспотребнадзор вәкилләреннән кызыксындырган сорауларына җаваплар ала алды. 2019 елның 13 ноябрендә түләүсез консультатив ярдәм күрсәтү һәм дәгъва хатлары проектларын төзү буенча уртак чара уздырылды.  Кабул итү барышында гражданнар азык-төлек һәм сәнәгать товарлары белән сәүдә итү өлкәсендә, Интернет-кибетләр аша товарлар сату мәсьәләләре буенча консультацияләр ала алды. "Бик уңайлы, инстанцияләр буенча йөрергә кирәк түгел, барысы да бер урында, шикаять хатын төзүдә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт", – дип шәрехләде күпфункцияле үзәккә килгән кулланучы, аның хокуклары бозылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International