"Шәһәр кибетләренең берсендә суыткыч сатып алдым. Бер атнадан соң товарда җитешсезлек булуы ачыкланды. Кибеткә мөрәҗәгать иткәндә акчаны кире кайтарудан баш тарттылар, фәкать товарны ремонтлауны гына тәкъдим итәләр. Нишләргә?". Зәй кешесе ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеченә әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Белгеч җавап бирде: "Техник яктан катлаулы товарларга керә торган суыткычта җитешсезлек булуы ачыкланган очракта, сатып алганнан соң 15 тәүлек эчендә акча кире кайтарыла. Сатучы теге яки бу карарны кабул итә алсын өчен, ул кулланучының сыйфатсыз товарын кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшерергә тиеш. Кулланучы товарның сыйфатын тикшерүдә катнашырга хокуклы". ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәре белән кулланучы арасындагы очрашу Зәйнең күпфункцияле үзәгендә консультация пункты кысаларында узды. Консультация пункты эшендә шулай ук Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары да катнашты. Ике хезмәт белгечләре көн дәвамында Зәй районында яшәүчеләргә, шул исәптән халыкның социаль якланмаган катламнарына кергән халыкка, кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация бирде.
Гражданнарга онлайн рәвештә товарлар сатып алганда һәм хезмәтләргә түләгәндә кулланучыларның хокукларын яклау ысуллары, кулланучыларга үз хокукларын кичекмәстән якларга кирәк булган хәлләр, челтәр аша түләүләр башкарганда "куркынычсызлык кагыйдәләре" турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар очрашу темасы буенча үзләрен кызыксындырган теләсә нинди сорауларны бирү мөмкинлегенә ия булды.