Әтнә районында кулланучыларга консультация бирелде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Кулланучыларның хокукларын яклау турында закон таләпләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда һәм алардан файдаланганда халыкның социаль яклану дәрәҗәсен арттыру, хокуклары бозылып, халыкның матди югалтуларын киметү максатларында, Күпфункцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең ТР Әтнә районы филиалында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча халыкка консультацияләр бирде.

Чара барышында җитешсезлекләре булган товарларны, сыйфатлы товарларны (парфюмерия-косметика чаралары һәм бизәкләү материаллары) кире кайтару, сыйфатсыз элемтә телематик хезмәтләре һәм күчемсез милек белән алыш-биреш ясау мәсьәләләре каралды. Кулланучыларга азык-төлек товарларын сатуга карата куела торган законнар, кулланучылар базарын җайга сала торган норматив актлар таләпләре турында мәгълүмат җиткерелде.

Күчмә чара барышында товарларда (эшләрдә, хезмәт күрсәтүләрдә) кимчелекләр ачыкланган очракта финанс хезмәтләре, элемтә хезмәтләре һәм кулланучылар хокуклары турында белешмәлекләр таратылды. Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге товарда җитешсезлекне ачыклау яки башкарылган эштә (күрсәтелгән хезмәттә) кимчелекләр ачыкланган очракта проблемаларны хәл итү өчен сезгә мәгълүматтан файдаланырга тәкъдим итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International