Сатучылар өчен сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе турында семинар үткәрелде

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина Әтнә районында сәүдә объекты сатучылары өчен семинар-укулар үткәрде. Объект территориясендә азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар (парфюмерия-косметика товарлары, көнкүреш химиясе товарлары, шәхси гигиена әйберләре) сатыла.

Сатучылар белән очрашу әңгәмә рәвешендә узды, аның барышында кулланучылар тарафыннан дәгъвалар бирүгә, низаглы очракларны караганда якларның хокуклары һәм бурычларына кагылышлы мәсьәләләр буенча актив фикер алыштылар. Сатучыларны сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны кире кайтару һәм алыштыру тәртибе, товарларга карата таләпләр кую сроклары турында сораулар кызыксындырды, кире кайтарып яки алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысуллары аңлатылды.  Чарада катнашучыларга РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы аңлатылды. Сатучыларның аерым игътибары сатыла торган товарларның яраклылык срокларын контрольдә тотуны көчәйтүгә һәм сатыла торган товарларны саклау шартларын үтәүгә юнәлтелде.

 Чара ахырында барысына да кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә файдалы мәгълүмат булган белешмәлекләр һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы өләшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International