Бүген ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре һәм Түбән Кама шәһәренең бер кибете вәкилләре түгәрәк өстәл артына җыелды. Сәүдә челтәре администрациясе, кулланучыларның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен ачыклау һәм фаразлау өчен базар тенденцияләрен һәм үзгәрешләрен даими күзәтеп бара, шуңа күрә сәүдә өлкәсендәге белемнәрен «яңарту» өчен белгечләрне беренче тапкыр гына чакырмый. Чара барышында сораулар күп бирелде, чөнки кибеттәге товарлар ассортименты төрледән-төрле. Тәгаен мисалларда төрле очракларны бергәләп тикшерделәр: әйтик, сатуда гарантия срогы бирелә торган люминесцентлы, светодиодлы лампалар бар. Гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлек ачыкланган очракта, товарны алмаштырганда сатучы гарантияне яңадан бирергә тиешме? РФ Гражданлык кодексының 471 статьясы нигезендә, гарантия срогы дәвамында җитешсезлекләр ачыкланган товар урынына сатучы тарафыннан бирелгән товарга (476 статья), сату-алу килешүендә башкасы каралмаган булса, алыштырылган товарныкы кебек вакыт озынлыгында гарантия срогы билгеләнә.
Шулай ук кибет хезмәткәрләре кайчан мондый товарның бирелүе мәҗбүри булуы белән дә кызыксынды: сатучы начар сыйфатлы товарны ремонтлау яки алыштыру чорына кулланучыга соңгысы урынына бирелгән товарны (20 һәм 21 статьялар) вакытлыча файдалануга бушлай бирергә тиеш. Мондый таләпне кулланучы куя. Әмма сатучы алыштырырга тиеш булмаган товарлар исемлеге дә бар.