Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына, сыйфатсыз товарны кире кайтарган очракта сатучыларның гамәлләренә карата дәгъва белдереп, кулланучылар еш мөрәҗәгать итә. Әйтик, җитешсезлекләре булган товарны тапшырганда, сатучылар кулланучыларга сыйфатны тикшерү турында гариза язарга куша, ул тикшерү егерме көн дәвам итә һәм башка бернинди дә таләпләрне карап тормыйлар. Әмма "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законында (алга таба – Закон) мондый таләп каралмаган.
Товарда сатучы белән алдан килешенмәгән җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучы Законның 18 статьясының 1 пункты нигезендә, үзе сайлап алып, түбәндәге хокукларның берәрсен гамәлгә ашырырга хокуклы:
- товарны шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыру турында таләп итәргә;
- сатып алу бәясен яңадан исәпләтеп, башка маркадагы (модельдәге, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыру турында таләп итәргә;
- сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерү яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетертү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә.
Сатучының таләбе буенча һәм аның хисабына кулланучы кимчелекләре булган товарны кире кайтарырга тиеш.
Сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яки вәкаләтле шәхси эшкуар, импортер кулланучыдан сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Сыйфатны тикшергән вакытта кулланучы анда катнашырга хокуклы. Сыйфат тикшерелү-тикшерелмәүгә бәйсез рәвештә, кулланучы таләбе Законда билгеләнгән срокта канәгатьләндерелергә тиеш.
Кулланучыларның таләпләрен үтәү срокларын бозган өчен, Законда товар бәясенең бер проценты күләмендә неустойка (пеня) каралган.