Сүз дә юк, быелгы кыш "үзенә" охшамаган. Һава температурасы гел дә плюс диярлек. Мондый җылы температура, кар, яңгыр, пычрак күренешләр теләсә кайсы кышкы аяк киеме өчен җитди сынау булып тора.
Казан территориаль органына Н. исемле гражданка өр-яңа күн аяк киемнәрендә ак эзләр барлыкка килүдән зарланып мөрәҗәгать итте. Әлеге хәлгә җентекләбрәк тукталыйк. Аяк киеме өчен акчаны кире кайтару турында таләп итеп, сатучыга дәгъва белдергән гражданка Н. дөрес эшләгәнме?
"Кулланучыларның хокукларын яклау турында"1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының (алга таба – Закон) 18 статьясындагы 1 пункты нигезендә, кулланучы товарда сатучы белән алдан ук сөйләшенмәгән җитешсезлекләр булуын ачыкланган очракта, үз ихтыярына карап:
- шул ук маркадагы (шул ук модель һәм (яки) артикулдагы) товарга алмаштыруны таләп итәргә;
- сатып алу бәясен киредән исәпләттереп, башка маркадагы (модель, артикулдагы) шундый ук товарга алыштыруны таләп итәргә;
- сатып алынган бәясен тиешенчә киметүне таләп итәргә;
- товардагы кимчелекләрне кичекмәстән бетерүне яки аларны кулланучы яки өченче зат тарафыннан бетертү чыгымнарын кайтару турында таләп итәргә;
- сату-алу шартнамәсен үтәүдән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Сатучы сыйфатсыз товарны кабул итәргә һәм, кирәк булган очракта, товарның сыйфатын тикшертергә тиеш. Товарда җитешсезлекләр килеп чыгу сәбәпләре турында бәхәс барлыкка килгән очракта, сатучы үз хисабына товарга экспертиза үткәрергә тиеш.
Безнең очракта сатучы аяк киемендә барлыкка килгән җитешсезлекнең сәбәбен ачыкларга тиеш.
Кышын аяк киеменнән файдалануга бәйле барлыкка килә торган, аеруча еш очраучы җитешсезлекләр:
- аяк киеменең өске һәм аскы өлешләренә реагентлар тәэсир итү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган ак таплар;
- аяк киеменең аерым өлешләренә реагентлар тәэсир итү нәтиҗәсендә аяк киеменең табанча материалының бозылуы;
- табанчаның кубуы;
- аяк киеменең өске өлешенә яки өске өлеше белән табаны ялганган җиренә су эләгү нәтиҗәсендә аяк киеменең юешләнүе;
- җылылык саклау дәрәҗәсенең түбәнәюе;
- табан өлешенең тая башлавы;
- һаваны начар үткәрә башлавы;
- эчке яктан табан өслегенә салынган материалның начар сыйфаты һ.б.
Үзләренең гаебе белән барлыкка килмәгән очракта, сатучы да, җитештерүче дә югарыда саналган җитешсезлекләр өчен җаваплы түгел.
Аяк киеменә реагентлар йогынтысында зыян салынган очракта да кулланучы акчаны кире кайтару яки аяк киеменә гарантия ремонтын уздыру буенча сатучы белән уртак тел тапмаячак. Эксперт, аяк киеменең өске өлешендә барлыкка килгән ак тапларның сәбәбен ачыклаганнан соң, әлеге җитешсезлекләрнең сәбәпчесе итеп коммуналь хезмәтләргә күрсәтәчәк.