"Уңыш" ИК" ҖЧҖ территориясендә кизү тору оештырылды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре "Уңыш" ИК" ҖЧҖ территориясендә кизү торды.

Чара барышында кулланучылар, эшкуарлар, сатучылар кулланучыларның хокукларын яклау һәм сәүдә кагыйдәләрен үтәү өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча  киңәшләште.

Тыңлаучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы законнар һәм норматив актлар: "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1997 елның 15 августындагы 1025 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләренең төп нигезләмәләре турында мәгълүмат бирелде.   

Кулланучыга шәхси эшкуар һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында кирәкле мәгълүматны бирү; шартнамә (квитанция) рәсмиләштерү; товарга түләү тәртибе; товарның кимчелекләрен ачыклаганда кулланучының хокуклары; сатып алучыдан дәгъваларны кабул итү һәм шикаятьләрне карау вакытлары турындагы мәсьәләләр каралды.

Чарада катнашучыларга кулланучыларның шикаятьләрен һәм мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, сатып алучылар өчен сатучы, товарлар һәм хезмәтләр турында кирәкле мәгълүмат булу, түләнгән товар яки күрсәтелгән хезмәт өчен товар чеклары бирү, кайтавазлар һәм тәкъдимнәр китабын бирү таләпләре турында аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International