Кибет хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече В.М. Еремеев тарафыннан 2020 елның 22 гыйнварында "Техноград" кибете хезмәткәрләре өчен кулланучыларның хокукларын яклау турында законнарны аңлату буенча семинар-уку оештырылды.

Сәүдә предприятиесе кулланучылар базарында техник яктан катлаулы товарлар сату буенча инде беренче елын гына эшләми, шуңа күрә дә сораулар, нигездә, нәкъ менә шушы товарлар категориясенә кагыла иде.

Иң әүвәл РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары белән расланган техник яктан катлаулы товарлар исемлеген карадылар. Алга таба "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ Законының товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучыларның хокукларын, таләпләр белдерү срокларын, җитешсезлекләрне бетерү һәм сыйфатсыз товарны алыштыру тәртибен, шулай ук акчаны кире кайтару тәртибен җайга сала торган 18, 19, 20, 21, 22 һәм 23 статьялары нигезләмәләренә җентекләп тукталдылар. Моннан тыш, гарантия срогы дәвамында товарда җитешсезлекләр килеп чыккан очракта кулланучы таләпләрен үтәү өлешендә сатучының хокуклары һәм бурычлары да каралды.

Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре техник яктан катлаулы товарлар сату өлешендә кулланучыларның хокукларын яклау турындагы законнарның хокукый кырын әйбәт белә һәм, мөгаен, шуңа күрә дә Чистай территориаль органына әлеге кибет эшчәнлегенә карата кулланучылардан шикаятьләр килмидер.

Чара барышында сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре белән кулланучыларның хокукларын яклау буенча башка мәсьәләләрне дә карадылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга җаваплар да бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International