Бүгенге көндә, олысы да, кечесе дә, кешеләрнең күпчелеге күзлек кия һәм оптика салоннарга ихтыяҗ зур. Күзлек – ул күзләр өчен дару һәм салон хезмәткәрләре, теге яки бу товарны тәкъдим итәр алдыннан, кирәкле үлчәмнәрне ясый һәм бары тик шуннан соң гына товар сатып алырга тәкъдим итә.
Хезмәткәрләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру һәм кулланучылар белән бәхәсле очракларны булдырмау өчен, 2020 нче елның 30 нчы гыйнварында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече шәхси эшкуар Г.Р. Хәкимованың "Оптика" кибетендә, "Кулланучыларның хокукларын яклау турында" РФ законын аңлатып, укулар үткәрде.
Чарада катнашучылар өчен "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы РФ Законы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре турында аңлатып кителде. Шулай ук медицина эшләнмәләренең Алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиешле булмаган азык-төлеккә карамаган сыйфатлы товарлар исемлегенә керүе, шуңа күрә дә бу товарларны сатып алганда игътибарлырак булырга кирәк, дип аңлаттылар.
Чара ахырында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм территориаль орган реквизитлары язылган визиткалар өләшенде.