Дару препаратлары: кайсы очракларда акчаны кире кайтарырга мөмкин

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

"Изгелек" инвалидлар өчен тернәкләндерү үзәгендә әлеге дәвалау-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр һәм тернәкләнүчеләр белән чираттагы очрашу узды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре "Белемле кулланучы" темасына әңгәмә үткәрде.  Очрашуда "сыйфатсыз товарларны кире кайтару" кебек мәсьәләләр күтәрелде, шулай ук дару препаратларына бәйле мәсьәләләр дә каралды. Кулланучыларның берсе фармацевтның кыйммәтле медикаментны кире кайтарудан баш тартуына зарланды. Белгечләр сатып алынган тиешле сыйфатлы дару препаратларының Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук башка товарга алыштырып булмый торган азык-төлек булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге нигезендә кире кайтарылмавы яки алмаштырылырга тиешле булмавы турында аңлатып узды.

Сыйфатсыз товар дип танылган яки гражданнар тарафыннан кире кайтарылган дару чараларын яңадан сатып җибәрү тыела.

Даруханәдән чыгарга өлгермәсәгез дә, әгәр сатып алынган препаратның дөрес алынган-алынмаган булуында шик барлыкка килсә, Сез инде бу даруны кире кайтара алмыйсыз. Чөнки чек суктырылу белән, кире кайтару мөмкинлеге бетерелә.

Хәер. Әгәр Сез сыйфатсыз товар, шул исәптән дару чараларын, сатып алган булсагыз, ул вакытта "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законның 18 статьясы нигезендә аны кире кайтару һәм түләнгән акчагызны кире кайтару хокукыгыз бар.

Даруларның җитешсезлекләре ни рәвешле чагылырга мөмкин?

- препаратның яраклылык срогы чыккан булырга мөмкин;

- маркалау урынында җитешсезлек булырга мөмкин (сериясе яки яраклылык вакыты күрсәтелмәгән, яисә төргәктә күрсәтелгән серия белән яраклылык срогы препаратның үзендә күрсәтелгәннәргә туры килми);

- препаратны куллану буенча күрсәтмә булмаска (яисә башка даруныкы булырга) мөмкин;

- препарат күрсәтмәсендә бирелгән тасвирлама аның чынбарлыктагы төсенә, исенә, формасына, үлчәменә, консистенциясенә һәм башка күрсәткечләренә туры килмәскә мөмкин;

- төргәгендә брак: ярылган урыннар, герметиклыгы, бөкесе яки капкачы юк, тартмасы ертык яки полиграфиясе бозылган булырга мөмкин.

Очрашуда катнашучылар барлык сорауларга да белгечләрдән җаваплар алды. Чаллы территориаль органының 71-43-03 "кайнар линия" номеры язылган мәгълүмати буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International