Кукмара районы Мәмәшир авыл җирлегендә гражданнар кабул ителде

2020 елның 14 феврале, җомга

2020 елның 12 февралендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Илшат Бәдретдинов Кукмара муниципаль районының Мәмәшир авыл җирлегендә, урынга чыгып, гражданнарны кабул итте. Әлеге чара кулланучы белеме нигезләрен арттыруга юнәлдерелгән иде. Күчмә кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр җиткерелгән булган. Авыл халкы үзләрен кызыксындырган проблемалар буенча консультацияләр алды, алар нигездә техник яктан катлаулы товарлар сатып алуга кагыла иде, шулай ук азык-төлек товарларының сыйфат мәсьәләләре белән дә кызыксындылар. Кулланучылар кергән сорауларга гамәлдәге РФ законнары нигезендә җаваплар алды.

Чара барышында катнашучыларга кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар турында аңлатылган буклетлар һәм "Вестник потребителя Татарстана" газетасы өләшенде.

Территориаль орган хезмәткәрләре шулай ук авыл җирлеге территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген алып баручы сәүдә объектларында да булды. Кулланучылар базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү максатында, Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре нигезендә, киңәшләр җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International