Кулланучыларның хокукларын яклау көненә

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Ел саен 15 нче март көнне билгеләп үтелә торган Бөтендөнья  кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан, Чаллы шәһәренең «Тулпар» сәүдә үзәгендә кулланучыларга консультатив ярдәм күрсәтү буенча «Консультация өстәле» оештырылды. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне тематикасын Халыкара кулланучылар оешмалары федерациясе билгели:  2020 елда бәйрәм «Рациональ кулланучы» шигаре белән үткәреләчәк.

«Тулпар» сәүдә үзәгенә килүчеләр өчен белгечләр эше турында эчке радио-элемтә бүлеге аша хәбәр ителде. Теләге булган һәркем ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә һәм кулланучыларның хокуклары бозылуга кагылышлы сорауларга җавап ала алды, шулай ук белгечләр һәр кулланучыга товарлардан һәм хезмәтләр күрсәтүдән файдаланганда җаваплы кулланучы принцибын сакларга тиешлеге турында да аңлатып узды. Кешелек алдында торган күпсанлы экология һәм әйләнә-тирә мохит проблемалары хәлне катлауландыра һәм, тормышның социаль шартларын яхшырту максатында, Бөтендөнья кулланучылар оешмасы табигать ресурсларыннан нәтиҗәле файдалануга, калдыкларны эшкәртүгә һәм аларның киметүгә чакыра.

Шулай ук кулланучыларга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп статьялары турында да аңлатылды:

- Товарның тышкы кыяфәте, куллану үзлекләре, шулай ук әлеге товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ сакланган очракта, сыйфатлы товарны кире кайтару мөмкин хәл. Кулланучыда товарны сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документның булмавы аның товарны әлеге сатучыдан сатып алуын дәлилли торган башка әйберләргә сылтама ясау мөмкинлегеннән мәхрүм итми.

- Кулланучы, товар фәкать аны сатып алучы тарафыннан гына кулланыла алса, индивидуаль-билгеле бер үзлекләре булган сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел.

- Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы, кулланучы тарафыннан килешү буенча түләнгән акчаны, сатучының кире кайтартылган товарны кулланучыдан китертү чыгымнарыннан тыш, кулланучы тарафыннан тиешле таләп белдерелгән көннән соң ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш.

- Дистанцион рәвештә сыйфатсыз товар сату нәтиҗәләре турында әлеге Законның 18-24 статьяларында каралган нигезләмәләрдә телгә алына.

«Консультация өстәле» эшләгән вакытта Чаллы территориаль органы белгечләре тарафыннан 6 шәхси эшкуарга һәм 10 кулланучыга консультация бирелде.

Чарада катнашучыларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән, 71-43-03 номеры буенча «кайнар линия» телефонының эше турында мәгълүмат урнаштырылган буклетлар тапшырылды, әлеге телефон номеры буенча теләге булган һәркем кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча профессиональ, ә иң мөһиме түләүсез ярдәм алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International