«Милосердие» үзәгендә мәгълүмат бирү-аңлату эше уздырылды

2020 елның 3 марты, сишәмбе

«Татарстан Республикасында кулланучыларның хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» ярдәмче программасы кысаларында Түбән Кама шәһәренең «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкән буын кешеләре белән «Кулланучыларның хокукларын яклау» дигән темага дәрес узды. Өлкән яшьтәге кешеләр аерым игътибар, кайгыртучанлык, тормыш проблемаларын хәл итүдә катнашуны һәм ярдәм итүне, аларның законлы хокукларын яклауны таләп итә торган, социаль зәгыйфь категориягә керә. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре мәгълүмат бирде, аңлату эшләре уздырды. Чара кысаларында товарлар сатып алганда гражданнар еш юлыга торган охшаш хәлләр каралды, намуссыз сатучылардан үзеңне ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Өлкән кешеләр сатып алынган товарларда яки күрсәтелгән хезмәтләрдә җитешсезлекләр ачыкланганда гамәл кылу тәртибе турында, сыйфатсыз товарны кире кайтару яки алмаштыру өчен дәгъваны ничек итеп дөрес төзергә һәм сатучыга ничек тапшырырга кирәклеге турында белде.

Очрашу акрынлап кына товар сатып алганда яки аны кире кайтарганда килеп туган проблемалар турында актив фикер алышуга күчте. Кызыксындырган барлык сорауларга да җаваплар һәм киңәшләр бирелде, кулланучыларның хокукларын яклау буенча түләүсез консультация һәм юридик ярдәм алу ысуллары һәм тәртибе турында аңлатылды. Чарада катнашучыларга кулланучы тематикасы буенча белешмәлекләр һәм зур булмаган сувенирлар – программа символикасы төшерелгән пакетлар һәм блокнотлар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International