Лаеш муниципаль районының Державино авыл җирлегендә урынга чыгып гражданнар кабул ителде

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Державино авыл җирлегендәге гражданнар өчен чираттагы мәртәбә күчмә кабул итү үткәрде. Территориаль орган җитәкчелеге тарафыннан гражданнарны кабул итү ведомство компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча график нигезендә гамәлгә ашырыла.

Гражданнарга «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләренең гомуми нигезләмәләре турында аңлатылды.

Кабул итүгә үзләренең проблемалары белән Державино авылында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте.

Алар үзләрен кызыксындырган барлык сораулар буенча консультацияләр алды:

  • техник яктан катлаулы сыйфатсыз товарлар сатып алу турында;
  • сыйфатсыз товар һәм сыйфатсыз күрсәтелгән хезмәтләр өчен акчаны кире кайтару турында;
  • җиһаз җитештерү һәм китертү заказларын үтәү срокларын бозу турында; 
  • сыйфатлы товарны кире кайтару сроклары турында;
  • сыйфатсыз товарларга, шул исәптән азык-төлек товарларына таләпләр белдерү вакыты турында.

Күчмә чара кысаларында Казан территориаль органы башлыгы әлеге торак пунктта эшләүче муниципаль хезмәткәрләр өчен семинар үткәрде.

Сатып алучылар өчен товарлар турында күрсәтелергә тиешле мәгълүмат, сатыла торган товарларга бәя белешмәлекләренең ничек рәсмиләштерелергә тиешлеге, товарларның билгеләнгән таләпләргә туры килүенең нинди документлар белән раслануы, ышанычлы үлчәү җиһазларының булуы турында сөйләштеләр.

Чарада катнашучыларның барысына да кулланучылар базары өлкәсендә күп кенә мәсьәләләр күтәрелгән мәгълүмат буклетлары тапшырылды. 

Урынга чыгып кабул итүләр вакытында кулланучылар белән мондый очрашулар традициягә әйләнде инде. Мондый чаралар гражданнарга күп кенә мәсьәләләрне торак пунктыннан чыкмыйча гына, урында хәл итү мөмкинлеген бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International