2020 елның 11 нче мартында, «Рациональ кулланучы» шигаре белән узачак Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә, Казан шәһәренең Вахитов районындагы 98 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә белем алучы 7 нче сыйныф укучылары белән чара үткәрде.
Әлеге чара эшлекле уен форматында узды.
Эшлекле уенның темасы: «Үз хокукларыңны бел!».
Директор урынбасары Зарубежнова Евгения Михайловна чараны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашты.
Кулланучы хокукларын яклау буенча теләсә кайсы системасының һәркем өчен ачык булуы кулланучыны закон биргән хокуклардан файдаланырга өйрәтеп тәэмин ителә. Әлеге эшлекле уен укучыларда актив кызыксыну уятты.
Уен югары дәрәҗәдә узды, тәкъдим ителгән биремнәр буенча кайнар фикер алышу булды. Балалар ребуслар чиште, товарларга экспертиза үткәрде һ.б.
Барлык катнашучыларга да кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнар аңлатылган брошюралар рәвешендәге мәгълүмати белешмәлекләр, буклетлар, «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» законнар һәм башка истәлекле бүләкләр өләшенде.