Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре Мамадыш муниципаль районында Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышланган чаралар оештырды һәм үткәрде.
Ведомство карамагындагы районда үткәрелә торган традицион мониторинглардан тыш, белгечләр кулланучылар һәм кибет хезмәткәрләре белән консультация эшләрен дә алып барды, товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре, сатып алучыларны товарның бәясенә карата ялгыш фикергә китерүгә бәйле сорауларга тулы җаваплар бирелде.
Мамадыш шәһәренең «Забота» пансионатында ял итүче өлкән буын кешеләре белән очрашу уздырдылар һәм көн темасы буенча әңгәмә корылды. Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне ел саен, 15 нче март көнне билгеләп үтелә, 2020 елда бәйрәм «Рациональ кулланучы» дигән девиз белән үткәрелә. Экология һәм әйләнә-тирә мохитнең кискен торган проблемалары барыбызны да табигый байлыкларны рациональ һәм нәтиҗәле куллануга һәм товарлар һәм хезмәтләр күрсәтүдән нәтиҗәле файдалануга игътибарлы булырга өнди. Чарада катнашучыларга шулай ук «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ Законының төп статьялары, РФ Хөкүмәтенең 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләрендәге турыдан-туры кулланучыларга кагыла торган бүлекләре, РФ Хөкүмәтенең «Техник яктан катлаулы товарлар исемлеген раслау турында» 2011 елның 10 ноябрендәге 924 номерлы карары турында да аңлатылды. Ял итүчеләр чарада актив катнашты, сыйфатсыз товарны сатканда кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү өчен күпме көн вакыт кирәк булуы; сатып алынган товарның сыйфаты буенча кулланучының кайсы вакыт эчендә мөрәҗәгать итә алуы; гарантия срогы булмаган очракта экспертизаның кем тарафыннан үткәрелергә тиешлеге; дару препаратларын кире кайтарып һәм алмаштырып булу-булмавы турындагы сораулар буенча фикер алышынды.
Белгечләр сезонлы товарлар өчен сезон сроклары турында аңлатты. Җирле климат шартларын исәпкә алып, Татарстан Республикасында сезонлы билгеләнештәге товарларның гарантия срокларын һәм хезмәт итү срокларын билгеләү өчен түбәндәге сезонлы сроклар билгеләнгән:
кышкы чор – 16 нчы ноябрьдән 15 нче мартка кадәр
язгы чор – 16 нчы марттан 15 нче майга кадәр
җәйге чор – 16 нчы майдан 31 нче августка кадәр
көзге чор – 1 нче сентябрьдән 15 нче ноябрьгә кадәр
Мәгълүмат ял итүчеләр өчен генә түгел, ә әлеге пансионат хезмәткәрләре өчен дә кызыклы булды.
Чарада катнашучыларның барысы да белгечләрдән квалификацияле һәм тулы җаваплар алды. Кулланучылар өчен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшләнгән белешмәлекләр таратылды.