Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне кысаларында «Планета одежды и обуви» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку үткәрелде

2020 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре, Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе Чистай территориаль бүлекчәсе белгечләре белән берлектә, Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненә багышлап, «Планета одежды и обуви» кибете хезмәткәрләре өчен семинар-уку оештырды.

Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләренә Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көненең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, 2020 елда бу бәйрәмнең девизы турында мәгълүмат бирелде.

Кибет азык-төлек булмаган товарлар белән сәүдә итә, нигездә бу – кием-салым һәм аяк киеме. Иң әүвәл сатучылардан сыйфатлы товарларны кире кайтару тәртибе турында сораулар җиткерелде, чөнки кибеттә мондый хәлләр еш була. Шуңа бәйле рәвештә «Кулланучыларның хокукларын яклау турында» РФ законының 25 статьясы турында җентекләп сөйләштеләр һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге каралды. Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтару һәм җитешсезлекләре булган товарны алмаштыру вакытлары каралды.

Ахырдан РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 5 июлендәге 860 номерлы карары белән расланган Аяк киемнәре товарларын маркалау кагыйдәләренә тукталдылар.

Чара барышында танышып чыгу һәм эштә файдалану өчен кулланучыларның хокукларын яклау тематикасына багышланган буклетлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International