Көн саен кешеләр үзләре, гаиләсе, якыннары өчен, йортка яки фатирга җитештерүчеләрдән, шулай ук арадашчы-сатучылардан товарлар сатып ала. Миллионнарча россияле көн саен кулланучы ролендә катнаша, ә РФ законнары аларга тулы кыйммәтле мәгълүмат алу, әйберне ирекле сайлап алу, иминлек, зыянны түләттерү, сау-сәламәт тышкы тирәлек хокукын тәэмин итә. Кызганыч, тик күпләр физик затларның (кулланучыларның) булган хокуклары турында белеп бетерми яки алардан файдалана белми, шуңа күрә финанс югалтулар кичерә, югыйсә андый хәлләрне булдырмыйча да калдырырга мөмкин булыр иде. 2020 елның 17 нче мартында Арча районындагы күпфункцияле үзәк филиалы бинасында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре тарафыннан, Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлекчәсе вәкилләре белән берлектә, чираттагы чара уздырылды.
Чараны уздыруның төп максаты – кулланучыларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру.
Гражданнарга кулланучыларга бәйле законнарның нигезләре, дәгъва белдерү тәртибе һәм аны карау чоры, сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны кайтарып алу тәртибе турында аңлатылды. Шулай ук чара барышында килеп туган мәсьәләләр буенча консультацияләр дә бирелде.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газеталары урнаштырылды һәм территориаль органның визиткалары өләшенде.