Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында «Такси хезмәтләре» темасына анкета үткәрде

2020 елның 18 марты, чәршәмбе

Такси хезмәтләреннән файдалану – ул рәсми такси чакырту һәм картада заказ үтәлешен күзәтү мөмкинлеген бирә торган сервис. Диспетчерга шалтыратып, сайтларга кереп яки смартфоннар өчен махсус мобиль кушымта аша таксига заказ бирергә була. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы халык арасында «Такси хезмәтләре» темасына анкета үткәрде.

Анкетада барлыгы 118 респондент катнашкан.

Сорауларга җавап биргән кулланучыларның яше: 18 яшькә кадәр – 4%; 18 яшьтән 30 яшькә кадәр – 36%; 31 яшьтән 45 яшькә кадәр – 36%,  46 яшьтән өлкәнрәкләр – 24%.

«Такси хезмәтләреннән еш файдаланасызмы?» дигән сорауга җавап бирүчеләрнең 36%ы атнага бер тапкыр такси хезмәтләреннән файдалана икән, 60%ы – аена берничә тапкыр, һәм бары тик 4%ы гына «беркайчан да» дип җавап биргән.

Әгәр такси хезмәтләреннән файдалану ихтималлыгын китереп чыгара торган сәбәпләргә тукталсак, сорауга җавап бирүчеләрнең төп өлеше (43%ы) такси белән эшкә бара һәм эштән кире кайта, 34%ы күңел ачу вакытында такси хезмәтеннән файдалана, 2%ы – аэропортка бару өчен, 21%ы башка максатларда такси хезмәтләренә өстенлек бирә икән.

Такси хезмәтләреннән файдаланганда җавап бирүчеләрнең 21%ына күңелсез күренешләргә тап булырга туры килгән, ә менә 79%ы такси хезмәтләреннән файдалану турында яхшы яктан гына искә ала.

Сораштыру күрсәткәнчә, җавап бирүчеләрнең 46%ы дәгъва белдереп таксопаркка мөрәҗәгать иткән һәм аларның мәсьәләсе уңай хәл ителгән, 4%ы мөрәҗәгать иткән, әмма аларга түләнгән акчаларын кире кайтарудан баш тартканнар, 50%ы бөтенләй дә мөрәҗәгать итмәгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International