Интернет челтәрендә мошенниклар: виртуаль сатып алуны ничек куркынычсыз итәргә?

2020 елның 3 апреле, җомга

Соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә Интернет аша сатып алу очраклары күбәя. Моның белән бер рәттән, Интернет-кибетләрдән зарланучылар саны да арта. Бу – мошенникларның активлашуы белән бәйле булырга мөмкин. Алар сатып алучыны түбән бәяләр белән алдап “үз тозагына эләктерәләр”. Киң таралган алдану очракларының берсе – Интернет-кибетнең ялган сайтларын булдыралар, сатып алучыга тиешле мәгълүматны җиткерәләр, булмаган товар өчен акча алалар һәм юкка чыгалар.

Бу очракта акчаны бары тик суд аша гына кайтарып алу мөмкинлеге бар. Банк, түләүне кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итә алмый, чөнки дөрес итеп башкарылган түләү операциясенә катнашырга хокукы юк.

Интернет-мошенникларга юлыкмас өчен, экспертлар бик түбән бәя тәкъдим иткән сатучыларга шикләнеп карарга киңәш итә. Тагын бер киңәш – товар сатып алыр алдыннан сатучы турында мәгълүматны өйрәнергә, элемтә өчен контактлар булуга, товар турындагы мәгълүматның дөреслеккә туры килүенә игътибар итәргә кирәк.

Товар өчен түләү ысулы буенча да мошенникларны танырга мөмкин – җитди Интернет-кибетләр түләүне виртуаль кошелекка яки телефон номеры аша башкарырга сорамый. Ышанычлы Интернет-кибетләрнең 90 % “товарга заказ – товарны алу – товар өчен түләү” системасы буенча эшли, димәк, түләү товар кулга килеп кергәч кенә башкарыла.

Төрле сәбәпләр аркасында сезнең кулланучы хокукларыгыз бозылган очракта тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә курыкмагыз. Үз репутациясен саклаган компанияләр тиз арада кимчелекләрне юк итү өчен тырышачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International