Кайсы очракларда сыйфаты яхшы дип табылган товарны кире кайтарырга яки алмаштырырга мөмкин

2020 елның 10 апреле, җомга

“Кулланучылар хокукын яклау турындагы ” Законның 25 матдәсе нигезендә кулланучы сыйфаты яхшы дип табылган товарны формасы туры килмәсә, төсе ошамаса, размеры яки комлектациясе туры килмәгәндә ундүрт көн дәвамында сатучыга кире кайтара яки башка товарга алмаштыра ала. Товар куллануда булмаска тиеш, үз төсендә калган, пломба, ярлыклары сакланган булырга тиеш, касса, товар чегы, башка документы булу мәҗбүри.

Кулланучы мөрәҗәгать иткән көнне алмаштырырлык товар булмаган очракта кулланучы сату-алу килешүен өзеп акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу таләп өч көндә үтәлергә тиеш. Ике якның да килешүе буенча ошамаган товарны башкага алмаштыру сатуга товар килгәч тә башкарылырга мөмкин.

Онытмагыз, барлык товарлар да алмаштырылмый. Россия Федерациясе Карары нигезендә (№55, 19 январь 1998 ел) сыйфаты яхшы булган алмаштытырга яки кире кайтарырга мөмкин булмаган товарлар исемлеге расланган. Анда 14 төр товар группасы кергән. Шул исәптән: парфюмер-косметика товарлары, техник катлаулы көнкүреш товарлары, шәхси гигиена предметлары, кыйммәтле металл эшләнмәләре һәм башкалар.

Югарыда саналган товарлар исемлеге читтән торып сатып алуга кагылмый. РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законының 26.1 матдәсе нигезендә, читтән торып сатып алынган товарлардан, кулга килеп кергәнче теләсә кайсы вакытта баш тартырга мөмкин. Кулга килеп кергәннән соң кире кайтару өчен җиде көн вакыт бирелә. Әгәр дә кулланучыга товарны кире кайтару турында мәгълүмат ирештерелмәгән булса, товарны өч ай дәвамында кире кайтару мөмкинлеге бар. Товар өчен акчаны сатучы ун көн вакыт эчендә кире кайтарырга тиеш. Товарны китереп бирү өчен тотылган чыгымнар кире кайтарылмый. Кулланучылар хокукын һәм сатучы бурычларын белү – төрле күңелсез хәлләрдән саклый һәм тотыдган акчаларны үз вакытында кире кайтарырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International