Казан территориаль органы белгечләре онлайн-семинарлар үткәрә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Covid-19 коронавирус инфекциясен таратуны булдырмау чаралары вакытында Казан территориаль органы белгечләре Zoom (https://zoom.us) платформасында семинар һәм лекцияләрне  онлайн үткәрә. Бу форматта үткәрелгән чаралар әле яңа, ләкин үз-үзеңне изоляцияләү вакытында отышлы алым.

Бүген белгеч-эксперт Айрат Шәйхетдинов КФУ бүлеге студентлары белән видео-семинар үткәрде.

Белгәнебезчә, студентлар – товар һәм хезмәтләрдән куллану буенча иң актив катлам. Шуңа күрә кулланучылар хокукын яклау темасы алар өчен актуаль. Семинар вакытында катнашучылар сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алмаштыру, кире кайтару шартлары турында мәгълүмат алды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына килгән мөрәҗәгатьләрдән мисаллар белән, төрле сорауларны чишү юллары белән таныштылар. Студентлар үз тормышларында кулланучылар хокукы бозылу мисаллары турында сөйләделәр.

Киләчәктә мондый төр лекцияләр очрашуларны тагын да тулыландырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International