Яңа пәлтәне сатучыга кире кайтарырга коронавирус комачаулый алмый

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Яр Чаллыда яшәүче кулланучы үзенә яңа пәлтә сатып ала. Яңа киемнең фасоны туры килмәгәнен өенә кайткач кына аңлый. Ун көн үткәч, ул өс киемен кире сатучыга кайтарырга дигән фикергә килә: ике нөсхәдә документ язып сатучы янына килә. Сатучы кулланучы таләбен үтәп ун көннән соң акчаны кире кайтару турында сүз бирә. Икенче көнне Татарстанда үзизоляция игълан ителеп сәүдә үзәкләре билгесез вакытка кадәр ябыла, сатучы кулланучы белән элемтәгә чыкмый.  

Кулланучы ярдәм сорап ТР Дәүләт алкоголь нспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына мөрәҗәгать итә. Башкарылган эш нәтиҗәсендә кулланучыга кире кайтарылган өс киеме өчен акчаны алып бирүгә ирешләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International