Гражданнарның хокуклары бозылган дип санарга булган очраклар “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон нормаларыннан килеп чыга. Түбәндәге очракларга тап булсагыз, икеләнмичә тиешле органнарга гариза язып мөрәҗәгать итәргә була:
- сыйфаты начар булган товар сатып алу яки начар хезмәт күрсәтелсә;
- товар сату вакыты тоткарланса;
- сатучы сыйфатсыз товарны алмаштырудан баш тартса яки законда күрсәтелгән вакытта кимчелекләрне бетерүдән баш тартса;
- сатучы товар яки хезмәт турында тулы мәгълүматны бирүдән баш тартса;
- товар кулланучы сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч буларак янаса;
- “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Закон таләпләре үтәлмәгән очракта.
Югарыда санап үтелгән очраклар кулланучыга тиешле органнарга ярдәм сорап мөрәҗәгать итү хокукы бирә.
Кулланучылар үз хокукларын яклау сораулары буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә, аерым алганда Арча территориаль органына мөрәҗәгать итә ала. Безнең адрес: Арча шәһәре, Банковская урамы 2ф йорты, телефон: 8(84366) 3-28-93.
Үзизоляция вакытында белгечләргә читтән торып та мәрәҗәгать итү мөмкинлеге бар: WhatsApp кушымтасында: 8-987-297-15-87 номеры аша.