Сатып алучы сатучыдан товарны эшләтеп күрсәтүне таләп итәргә хокуклы

2020 елның 12 мае, сишәмбе

РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законы (алга таба – Закон) товар сатып алганда табылган кимчелекләрне тапкан очракта сатучыга дәгъва белдерү, судка мөрәҗәгать итү тәртибен тәкъдим итә.

Закон нигезендә сатып алучы товар сайлаганда аның турында тулы мәгълүматны: җитештерүчесе, бәясе, гарантия вакыты, куркынычсыз һәм нәтиҗәле куллану шартлары турында белергә хокуклы. Сатып алучы сатучыдан товарны эшләтеп күрсәтүне дә таләп итә ала.

Товар сатып алганда кулланучыга товарны тулы комплектациядә һәм документлары белән бергә тапшыру зарур (сату вакыты һәм урыны күрсәтелгән техник паспорты, куллану буенча иструкция һәм башка документлары).

Сатып алынган товарда теге яки бу җитешсезлекләр табылган очракта, кулланучы түбәндәге юнәлешләрнең берсен сайлый ала: шул ук маркадагы башка товарга алмаштыруны, бәя аермасын түләү шарты белән шундый ук товарны башка маркадагысына алмаштыру, сатып алу бәясен киметүне, кичектермичә товардагы кимчелекләрне бетерүне яки башка затлар ремонтлаган бәяне кире кайтаруны, сату-алу килешүен өзеп, товар бәясен тулысынча кире кайтаруны. Югарыда санап үтелгән таләпләр сатучыга товарның гарантия вакыты яки куллану вакыты чыкканчы (гарантия вакыты билгеләнмәгән очракта, товар сатып алганнан соң ике ел дәвамында) җиткерелергә тиеш.

Ирекле рәвештә кулланучы таләпләре үтәлмәсә, бу очрак суд утырышында карала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International