Түбән кама шәһәрендәге 15 мәктәпнең 7 а сыйныф укучылары өчен беренче дәрес кулланучы хокукларына багышланган иде. Аны Түбән Кама территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Ләйсән Фокеева оештырды. Аның алдына укучыларда хокукый тәрбия, хезмәт кешесенә хөрмәт, үз республикасына, Ватанга карата горурлык хисләре тәрбияләү бурычы куелган иде.
Кулланучы хокукын яклау турындагы гамәлдәге закон нормалары турында аңлатканнан соң, киләчәк буынга белемле сатып алучы булуның отышлы яклары турында мәгълүмат бирелде. Үз хокукларыңны яклаганда да тәрбияле булып калу, товарны ашыкмыйча сайларга кирәклеге, товар турындагы мәгълүматны тиешенчә өйрәнергә кирәклеге турында киңәшләр бирде.
Дәрес вакытында укучы кыз сорау бирде:
- Үзизоляция вакытында күпләр өйгә дистанцион рәвештә ашамлыклар сатып ала. Безнең гаилә дә бу төр хезмәттән файдаланырга булды. Ләкин безгә китерелгән азык-төлек сыйфатсыз булып чыкты, аннан бозылган ис килә иде. Бу очракта безгә нишләргә? Судка мөрәҗәгать итәргәме? Экспертиза ясатыргамы?
Ләйсән Фокеева РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законына нигезләнеп җавап бирде:
- Сатып алучы бу очракта сыйфатсыз азык-төлекләре китергән өчен дәгъва белдереп, аны сатучыга кире кайтарырга хокуклы. Әгәр дә азык-төлек сыйфатына зарлану сатып алучының шәхси тоемлавына карап кына башкарылса, сатучы кулланучы таләбен үтәмичә түләнгән акчаны кире кайтарудан баш тарта ала. Бу очракта сатып алынган товарларга экспертиза ясарга мөмкин. Шикләр расланган очракта, кулланучыга барлык чыгымнар да, экспертиза комиссиясенә мөрәҗәгать итү чыгымнарын да исәпкә алып, кире кайтарыла.