Алдау яки сыйфатсыз хезмәт күрсәтү корбаны булудан ничек сакланырга? Кулланучылар үз хокуклары турында мәктәп эскәмиясеннән үк белергә тиеш, ә алган белемнәр тормышта кирәк булачак.
Шуңа күрә, 2020 елның 13 маенда Татарстан Республикасы Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина “5 номерлы Арча гимназиясе” урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән читтән торып дәрес үткәрде.
Иң элек укучылар РФ “Кулланучылар хокукын яклау турындагы” Законы белән таныштылар. Укучыларга “кулланучы”, “башкаручы”, “сыйфатлы товар”, “сыйфатсыз товар” дигән төшенчәләр һәм бу Законның кайсы очракларда кулланучыларны яклау көченә ия булуы турында аңлатылды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварындагы 55 номерлы карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре һәм Кире кайтарып яки башка үлчәмдәге, форма, габарит, фасон, төс яки комплектациядәге шундый ук товарга алыштырып булмый торган сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә аерым игътибар бирелде. Шуннан соң укучылар үзләре белән булган хәлләр турында сөйләде: сыйфатсыз колакчыннар сатып алу, товар бәясенең кассадагы бәя белән туры килмәве, үлчәме туры килмәгән күлмәк алмаштыру.
Бирелгән белемнәрне ныгыту максатыннан, дәрес ахырында укучыларга сораулар бирелде. Өстәмә рәвештә “Кулланучылар хокукын яклау” темасына олимпиада үткәрелү шартлары турында игълан ителде. Җәмгыять белеме укытучысы Илнур Җәләев һәм укучылар кызыклы дәрес өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.