Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органына кулланучының шәхси заказ буенча мебель ясаганда килешү шартларын бозуга бәйле булган сораулар килә. Бер очракта җитештерү вакыты бозылган, икенчесендә размерлар килешүдә күрсзтелгәнгә туры килми, өченче очракта төсе дөрес сайланмаган. Шулай итеп, җиһазларга заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
Җиһаз ясаучы оешма яки фирма сайлаганда ашыгырга киңәш ителми. Компания яки шәхси эшмәкәр (алга таба – башкаручы) эшләрне башкару үрнәкләре белән ныгытылган яхшы репутациягә ия булырга тиеш. Килешү сату-алу турында түгел, ә хезмәт күрсәтү турында төзелә. Әгәр оешма җитештерүчедән җиһазны сатып кына ала икән (үзе аны җитештерми), аның белән бары тик сату-алу килешүе генә төзелә.
Килешү төзегәндә, җиһаз әзерләүгә зур игътибар бирергә кирәк: килешү, аңа кушымта дөрес һәм тулы күләмдә төзелергә тиеш: түләү тәртибе, эшләрне башкару вакыты һәм илтеп тапшыру, якларның җаваплылыгы.
Әгәр башкаручы килешүдә билгеләнгән срокта үз йөкләмәләрен үтәмәсә, кулланучы түбәндәгеләргә хокуклы: башкаручыга яңа срок билгеләргә; эшне башкаруны өченче затларга тиешле бәягә яки аны үз көчләре белән башкарырга яисә башкаручыдан тотылган чыгымнарны каплауны таләп итәргә; эш башкару өчен бәяне киметүне таләп итәргә; эшне башкару турындагы килешүне үтәүдән баш тартырга.
Җитештерелгән җиһазда кимчелекләр ачыкланганда кулланучы түбәндәгеләрне таләп итәргә хокуклы: җитешсезлекләрне бушлай бетерүне; башкарылган эш бәясен киметүне; шундый ук сыйфаттагы башка әйберне бер үк материалдан бушлай ясатуны яисә эшне кабат башкаруны; кулланучыга үз көчләре белән яки өченче затлар тарафыннан башкарылган эштәге җитешсезлекләрне бетерү буенча тотылган чыгымнарны каплауны; әһәмиятле җитешсезлекләр булган очракта килешүне өзүне.
Товарны өйгә алып кайтканда да игътибарлы булырга кирәк. Кабул итү актында барлык күрелә торган дефектлар да теркәлергә тиеш. Бары тик шул очракта гына җиһаз җитештерүче белән килеп туган мәсьәләләрне хәл итеп була.
Әгәр килешүдә башкасы каралмаган булса, җиһаз китерү һәм җыю аерым түләү буенча башкарыла.