ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре кулланучылар грамоталылыгы буенча онлайн-дәресләр үткәрүне дәвам итә. Кулланучы белемнәрен 26нчы мәктәпнең 11 сыйныф укучылары, «Татар кадетлар корпусы»ның 8-9 сыйныф укучылары һәм 27нче мәктәпнең 11 сыйныф укучылары алды. Балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләре, хезмәт күрсәткәндә, шулай ук сату-алу процессында кулланучылар хокукларын бозу очрагында аларны практикада куллану алымнары белән таныштырдылар. Чара барышында укучыларга дистанцион сәүдәнең нәрсә икәнлеге, интернетта сатып алулар вакытында кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә заказ биргәндә нәрсә игътибар итәргә кирәклеге турында аңлаешлы формада сөйләделәр.
Укучылар тарафыннан яңгыраган сорауларга тулы һәм квалификацияле җаваплар бирелде. Әйтик, мәктәпне тәмамлаучылардан: "үләүле хезмәтләр күрсәтүгә килешүне өзеп буламы?». Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгече аңлатканча, килешүне өзүне таләп итәргә мөмкин, бу гадәти хәл, өстәвенә, ул закон буенча җайга салынгана. РФ Граждан кодексының 782 маддәсе нигезендә, заказчы, килешү төзегәннән соң теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтү килешүен үтәүдән баш тартырга хокуклы, ләкин заказчы, башкаручыга төзелгән килешү нигезендә башкарырга өлгергән барлык фактик чыгымнарны түләргә тиеш. Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнар да ярдәмгә килә, чөнки «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы Законның 32 маддәсе, 1 пункты нигезендә, кулланучының (хезмәт күрсәтүгә заказ бирүченең) аны төзегәннән соң теләсә кайсы вакытта хезмәт күрсәтү килешүен үтәүдән баш тартырга тулы хокукы бар, шул ук вакытта кулланучы хезмәт өчен түләнгән акчалата сумманы, шартнамәне үтәү кысаларында башкаручы тарафыннан үтәлергә өлгергән чыгымнарны исәпкә алып, таләп итәргә хокуклы. Килешүне өзү һәм акчаны кире кайтару турында таләпләр куелганнан соң, ун көн эчендә кулланучының акчаларын кире кайтару турындагы таләпләре канәгатьләндерелергә тиеш.
Укучылар өчен үткәрелә торган дәресләрнең төп максаты – хокукый һәм кулланучылар белемен арттыру, кулланучылар базарында оешмалар белән хезмәттәшлек иткәндә төрле хәлләрне дөрес аңлау һәм бәяләү.