Без һәрвакыт янәшәдә

21 май 2020 ел., пәнҗешәмбе

21.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече "Унисем” сәүдә комплексында кизү торды.

Анда ул сатып алучылар, эшмәкәрләр, сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрде.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләренә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату Кагыйдәләренә аңлатма бирелде.

Тыңлаучыларның игътибары чәчү һәм утырту материалларын, үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау чараларын, шулай ук бакча инвентаре һәм йорт өчен товарлар сатып алганда кулланучыларның хокукларына юнәлтелде.

Товарларны сату-алу процедураларын тормышка ашырганда кулланучылар һәм сатучыларның хокукларын яклау өлкәсендә төрле мәсьәләләр, конкрет хәлләр һәм сатучыларның сатып алучы таләпләре буенча сыйфатсыз һәм сыйфатлы товарны алыштыру яки кире кайтару буенча гамәлләре каралды. Кире кайтарылырга яки алмаштырылырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге, кулланучыларга кирәкле мәгълүмат бирү ысуллары ачыкланды.

Кулланучыларга хокукларны яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле мәгълүмат булган басма продукция тәкъдим ителде.

Өстәмә рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе эшчәнлеге, кулланучылар мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм итәргә әзер булу һәм товарны алыштыру яки кире кайтару белән бәйле проблемаларны хәл итү өчен Казан территориаль органына чакырып кыскача мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования