Дүрт аяклы дусларны яратучылар өчен мәгълүмат

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре, хайваннар кибетендә кулланучылар хокукларын яклау турында законнарны аңлату максатыннан, кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.

Йорт хайваннары һәр йортта диярлек очрый, кешеләр төрле эт, мәчеләр, әрлән, кош-корт, йорт куяннары һәм башка фауна вәкилләрен тәрбяли. Хайваннарның нормаль яшәве өчен махсус шартлар кирәк, аларны дөрес ашату һәм сәламәтлекләрен профилактикалау мөһим, шуңа күрә зоотоварлар соңгы вакытта популяр.

Кулланучылар "зоотоварларны кибеткә кире кайтарып буламы?» дигән сорау бирә.

Зоотоварларга карата да кулланучылар хокукларын яклау турында законнарда каралган гомуми кагыйдәләр кулланыла. Әгәр җан иясенә күләме, формасы, габариты, фасоны, төсе яки комплектациясе буенча туры килмәгән берәр аксессуар сатып алынса, сатып алучы сатучыга сатып алганнан соң ундүрт көн эчендә мөрәҗәгать итәргә һәм товарны алмаштыруны таләп итәргә хокуклы. Товар кулланышта булмаса, товар төре, куллану үзлекләре, пломбалар, фабрика ярлыклары сакланса, шулай ук товар яки касса чегы сакланса, сыйфатлы товарны алыштыру үткәрелә. Сатуда шундый ук товар булмаган очракта, кулланучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Әгәр сатып алучы азык, гигиена чарасы яки хайван өчен дару сатып алган булса, аннары ниндидер сәбәпләр аркасында аны алыштырырга яки кире кайтарырга карар кылган икән, ул таләп үтәлмәячәк, чөнки бу товарлар алмашуга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел.

Сатып алучы үзенең “дустына” сыйфатсыз товар сатып алган очракта, ул нинди төркем товарлар исемлегенә керүе белән бәйле

Товар өчен түләнгән акчаны кире кайтару турында кулланучының таләбе, тиешле таләп куелганнан соң ун көн эчендә сатучы тарафыннан канәгатьләндерелергә тиеш.

Чара барышында “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы Закон кысаларында башка мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International