ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында хуҗалык итүче субъектларда семинарлар үткәрә, анда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча хезмәткәрләргә һәм кулланучыларга консультацияләр бирелә. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 07.02.1992 ел, №2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган аерым товарларны сату Кагыйдәләре аңлатылды.
Мисаллар ярдәмендә товарларны сату-алу процедураларын тормышка ашырганда кулланучылар һәм сатучыларның хокукларын яклау өлкәсендәге сораулар, сатып алучы таләбе буенча сыйфатсыз товарны алыштыру яки кире кайтару, сатып алучыларның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатыла.