28.05.2020 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы хезмәткәре Үзәк шәһәр китапханәсендә хезмәткәрләр өчен чара үткәрде.
Катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы закон һәм норматив актлар турында мәгълүмат бирелде.
Аларга "Кулланучылар хокукларын яклау турында” гы 07.02.1992 ел, № 2300-1 Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре җиткерелде.
Чара программасында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы таләпләре һәм аны куллану практикасы.
2. Кулланучыга үзе сатып алган товарлар/эшләр/хезмәтләр турында мәгълүмат бирү.
3. Кулланучыларга товар сату.
4. Кулланучыларга эш башкару/хезмәт күрсәтү.
5. Дистанцион рәвештә товарлар сатып алу/ үрнәкләр буенчча товарлар сату.
6. РФ Хөкүмәте карарлары:
- Кулланучының ремонт яисә шундый ук товарны алыштыру вакытыда аңа шундый ук товарны түләүсез бирү таләбе кагылмый торган товарлар исемлеге;
- Товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта, кулланучыларның аларны алыштыру турында таләбе канәгатьләндерелергә тиешле техник яктан катлаулы товарлар исемлеге;
- Кире кайтарылырга яки алмаштырырга тиеш булмаган сыйфатлы товарлар исемлеге.
Очрашуда катнашучыларга кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итү турында мәгълүмат белән басма продукция таратылды.